

"Башкортстанның нефть эшкәртү заводлары ягулык ажиотажы белән бәйле рәвештә заправкаларга бензин китерү күләмен 1,5 тапкырга арттырды". Бу хакта БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары – сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев сөйләде.
Вице-премьер сүзләренчә, ягулык салу станцияләренә ягулык ташу өчен компанияләр өстәмә рәвештә шәхси бензовозлар да яллый, әмма бу да җитми, чөнки ажиотаж аркасында барысын да тиз сатып алалар.
"Кешеләр канистралар белән заправкалаудан туктагач, бу якын арада хәл ителәчәк һәм куллану нормаль план режимына керәчәк. Шуңа күрә гадәттәгечә ягулык салабыз, заправкаларга йөрибез, һәм шул вакытта гына республикада барысы да тотрыклы булачак", – диде Александр Шельдяев.
Килеп туган хәлне көндәлек режимда оператив штаб җайга сала, ул лимитларны дефицит күргән урында яңадан бүлеп бирә.
Исегезгә төшерәбез, шау-шу куптарганлыктан, республиканың ягулык салу станцияләрендә бензин алу өчен чиратлар тезелде. Паникага бирелеп, күпләр хәтта кибетләрдә барлык канистраларны да сатып алып беткәннәр. Бензин белән бәйле шау-шу берничә ел элек карабодайның “дефициты”на охшаш, ул ярма җитмәү аркасында түгел, ә кешеләр аны кирәгеннән артык сатып алганга барлыкка килгән иде.
Чыганак: bashinform.ru