

Дәүләт Думасы пленар утырышта “Почта элемтәсе турында” Федераль законга һәм РФнең аерым закон актларына Русиядә почта элемтәсе өлкәсендәге эшчәнлекне төгәлләштерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин белдерүенчә, “Русия почтасы” – мөһим социаль мәсьәләләрне хәл итүче стратегик предприятие”. Шул ук вакытта ул закон проектының “Русия почтасы”н коткаруга юнәлтелүен ассызыклады.
“Күп почта бүлекчәләре кыскара, почтальоннарның хезмәт хакы бик түбән. Бик авыр хәл”, – диде чиновник.
Максат – теләсә кайдагы “Русия почтасы” бүлекчәләрен саклап калу. Кече торак пунктларда яшәүче 30 миллион русиялеләрне почта беренчел ихтыяҗдагы товарлар һәм дәүләт сервислары белән элемтәне тәэмин итә.
“... 8 миллионнан артык пенсионер “Русия почтасы” аша пенсия ала", – дип өстәде Дәүләт Думасы рәисе. – Без закон проектын, аның уртак алып барылуын исәпкә алып, яңадан төбәкләргә җибәрәчәкбез. Төбәкләрдәге коллегаларыбыз почтальоннар, “Русия почтасы” филиаллары белән җыелуын һәм аның турыда почта вәкилләре белән фикер алышуын сораячакбыз”.
Закон проекты менә ниләрне күз уңында тота:
- федераль почта элемтәсе оешмалары файдасына электрон түләү чараларын кредит оешмаларына тиешле түләүләрне алмыйча кабул итүне тәэмин итү;
- торак урын һәм ТКХ өчен түләү документларын электрон рәвештә бердәм дәүләт хезмәтләре порталына җибәрү;
- федераль почта элемтәсе оешмаларының үзләре илтә торган түләү документларында реклама урнаштыру мөмкинлеген беркетү;
-почта җибәрүләрен электрон рәвештә озатуны тәэмин итә торган федераль почта элемтәсе оешмасының мәгълүмат системасы статусын билгеләү;
- “Русия почтасы” акционерлык җәмгыятен почта җибәрүләрен эшкәртү һәм илтеп җиткерү өчен юридик затларны, шәхси эшкуарларны җәлеп итү мөмкинлеген тәэмин итү;
-юридик һәм физик затларга юридик әһәмияттәге һәм башка хәбәрләр җибәрү максатларында цифрлы почта тартмалары булдыру;
- почта элемтәсе бүлекчәләренең эш графигын оптимальләштерү һ. б.
Закон проектын икенче укылышта 8 июльдә карау планлаштырыла. Закон кабул ителгән очракта, аерым нигезләмәләрдән тыш, 2026 елның 1 сентябреннән үз көченә керәчәк, дип хәбәр ителә Дәүләт Думасы сайтында.
Чыганак: bashinform.ru