

Уфаның Калинин районында административ штрафлар буенча бурычлы белән теркәлгән бу очрак.
Суд приставларының республика хезмәте мәгълүматлары буенча, юл йөрү кагыйдәләрен 140 тапкыр бозган өчен 200 мең сумнан артык бурычы җыелган 26 яшьлек ир-ат суд приставлары белән очрашуга үзенең Range Rover автомобилендә килгән. Бурычлы яшь ир приставны бурычын түләргә теләмәвенә ышандырган арада, соңгысы машинага арест салган.
Машинасын югалту ир-атның позициясен тиз үзгәрткән: ул шул ук мизгелдә штраф түләргә вәгъдә итеп, банкка ашыккан. Машинасын ул дүрт көннән соң, бөтен бурычны түләп бетергәннән соң гына кире кайтара алган.
Чыганак: bashinform.ru