Су коену сезоны башланды...

Кызганычка каршы, җәй җитү белән суда батып үлүчеләр саны арта...

Коткаручылар югары әзерлек режимында эшли.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, рәсми су коену сезоны башыннан 6 кеше батып үлгән. Сезон ачылыр алдыннан Чишмә районының Салих авылында Уза елгасында яшүсмер һәлак булган. Дүртөйледә тагын бер фаҗига булды: малай балык тотканда батып үлгән, дип искә төшерәләр ведомствода.

Ел башыннан республиканың су объектларында 27 кеше һәлак булган, шуларның 3се – балалар. Шулай ук 2 кешене коткарганнар.

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында гомерне коткаручы биш кагыйдә турында искә төшерделәр:

*Бала берничә секунд  эчендә  тавыш-тынсыз сулык төбенә китәргә мөмкин. Баладан күзен дә алмаган өлкән кеше аның янында суда яисә якында булырга тиеш. Балаларны карауны үсмерләргә кушмагыз!

*Күпчелек фаҗигаләр исереклек халәтендә була. Алкоголь хәвеф тойгысын йомшарта һәм салкын суда кан тамырлары спазмын китереп чыгара.

*Тикшерелмәгән сулыкларның ярларыннан, күперләрдән яисә кыялардан суга чуммагыз. Су астында агач ботаклары, ташлар, арматура кисәкләре яки су төбенең кискен тирәнәйгән урыны булырга мөмкин.

*Кабартмалы камералар, матраслар, такталар һәм “нарукавниклар” коткару чаралар түгел. Кинәт көчәйгән җил яисә су агымы сезне мизгел эчендә тирәнгә алып китүе ихтимал.

*Бик эссе көндә дә су салкын булырга мөмкин, моның көзән җыеруга китерү  хәвефе бар. Буйлар артына йөзмәгез, суга “батырышлы”  хәвефле уеннар уйнамагыз, бер-берегезне төртеп төшермәгез.

SHOT Телеграм-каналы хәбәре буенча, җәйнең тәүге көннәреннән башлап Русия сулыкларында 37 кеше гомере өзелгән. Һәлак булганнарның яртысы – үсмерләр һәм балалар.

Уфада хәвеф-хәтәрсез ял итеп була торган рәсми пляжлар исемлеге:

Дим районында: “Красивая поляна” (Красивое күле);

Калинин районында: “Песчаный” (Караидел елгасы) һәм “Гольфстрим” пляжы (Тёплое күле);

Киров районында: “Солнечный”  (Агыйдел елгасы);

Ленин районында: “Водник”  (Агыйдел елгасы) һәм “Ак-Яр Затон” пляжы (Агыйдел елгасы);

Октябрь районында: “Берег солнца” (Караидел елгасы), “Сипайловское Сочи” (Караидел елгасы) һәм “Кашкадан” (Кашкадан күле).

Чыганак: bashinform.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас