

Июнь уртасыннан Русиянең төрле төбәкләреннән машина йөртүчеләр кайсыбер автозаправка станцияләрендә ягулык сату чикләүләре белән очраша башлады. Мондый хәлләр Санкт-Петербургта, Чиләбедә, Казанда, Смоленскида, Кырымда, Самарада һәм башка шәһәрләрдә вакыт-вакыт килеп чыккалый.
“Башинформ” агентлыгы корреспонденты һәм фотографы республика башкаласында бензин сатып алу мөмкинлеге белән бәйле хәлләрне ачыклау өчен Уфа АЗСлары буенча зур булмаган “тур” оештырырган.
Тәүге тукталыш – Салават Юлаев проспектындагы “Уфаойл” зур булмаган челтәр заправкасы. Биредә 16 июньнән АИ-92 һәм АИ-95 бензин маркаларына 20 литр лимит керткәннәр икән. Җиңел автомобильләр өчен дизель ягулыгына чикләүләр 40 литрга кадәр, ә зур йөк машиналарын йөртүче дальнобойщиклар 200 литр бензин сатып алала.
"Бу вакытлы мәҗбүри чаралар. Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез", – дип язылган кассадагы белдерүдә.
Арытаба “Башинформ” хезмәткәрләре Пугачев урамындагы “Точка” АЗСында тукталган. Заправка ул вакытта бикле булган, әмма күршедәге кибет кассиры сүзләренә караганда, бу челтәр дә ягулыкка лимитлар керткән.
«Бүгенге көннән бензин буенча 20 литр һәм солярка буенча 40 литр чикләүләр билгеләнде", – дип аңлаткан ул.
Ә зур заправкаларда хәлләр ничегрәк? “Башнефть”нең шәһәр заправкасы хезмәткәрләре компания чикләүләр кертмәде, дигән. “Башинформ” журналистлары моны раслый, АЗСта бернинди ажиотаж күзәтелми, барлык водительләр машина бакларын гадәттәгечә ашыкмыйча тутыра.
“Лукойл”да да охшаш хәлләр. Анда да ягулыкка лимитлар һәм бу хактагы кәгазь яисә электрон белдерүләр күренмәгән.
Ә минем Шамонин авылында яшәгән танышыма ышансаң, трасса буйлап Цветы Башкирии авылыннан соң урнашкан “Башнефть” заправкасында 20 л лимит кертелгән, ди...
Чыганак: bashinform.ru