

SHOT мәгълүматлары буенча, 16 яшьлек чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханнар алдыннан борчылу сизгән, шуның аркасында антидепрессантлар сорап психиатрга мөрәҗәгать иткән. Мәктәп укучысына бу гына аз тоелган, һәм ул язылган препаратны Паркинсон авыруын дәвалау өчен билгеләнгән тагын бер препарат белән бутаган. Өстәвенә, яшүсмер дозаны шактый арттырган, шуның аркасында аңа «мультиклар» күренә башлаган. Алдагы 4 көнен кыз психиатрия шифаханәсендә үткәрә. Дистәләгән охшаш очракларны башка төбәкләрдә дә теркәгәннәр — Мәскәү, Башкортстан һәм Ярославльдә. Социаль челтәрләрдә укучылар галлюцинацияләрне кичерер өчен Паркинсон авыруын дәвалау өчен махсус препарат сатып алулары турында сөйлиләр. Моның нәтиҗәләре коточкыч-көзән җыеру, тахикардия һәм хәтта кома. Препарат рецепт буенча гына сатылуга карамастан, укучыларга кирәкле даруны болай гына саталар. Мондый тенденцияне күргән өлкәннәр инде Росздравнадзорга тикшерү оештырсыннар һәм мондый препаратларны сатуны катгыйландырсыннар дип мөрәҗәгать иткәннәр.