

Белорет районында 51 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булган. Җинаятьчеләр, үзләрен военкомат, ФСБ һәм Үзәк банк хезмәткәрләре итеп күрсәтеп, аны медальгә һәм түләүгә хокуклы булуына ышандырганнар, шулай ук янәсе аның акчаларына һәм җинаять җаваплылыгына янавы турында хәбәр иткәннәр. Мошеникларга ышанып ул банкомат аша 2 млн сумга якын акча күчергән. Соңрак, 10 млн га кредит турында белгәч, хатын-кыз алдауны аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Банк хезмәткәрләре аны кисәткән булган, ләкин ул акча йортны ремонтлау өчен кирәк дип раслаган. «Мошенниклык»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.