

Кыз тышкы кыяфәте аркасында комплекслаган, ләкин клиникада процедураларны рөхсәт итә алмаган, шуңа күрә препаратларга интернет аша заказ биргән һәм инъекцияләрне мөстәкыйль ясаган.
“Башта липолитик кулландым, аннары силиконга күчтем. Әгәр башта уколлар атнага бер тапкыр булса, соңрак — көн саен”. Тора-бара аның йөзе танымаслык булып үзгәргән: бик нык шешенгәнлектән, күзләре ачылмый башлаган. Нәтиҗәдә кыз табибларга мөрәҗәгать иткән. Хәзер аңа инъекция нәтиҗәләрен дәвалау гына түгел, психолог ярдәме дә кирәк булачак.
Чыганак: "Фактлар Дөньясы" ВК челтәре