“Магнит” хезмәткәре нәни сукбай песиләрне юк иткән

Якында уйнап йөргән балалар моны карап торган.

Ставрополь краеның Светлоград шәһәрендә бер хатын “Магнит” кибете янында мәче балалары белән тартмага тап булган. Хайваннарны кешеләр алмасмы икән дип, ул,  песиләрне фотога төшереп, төрле чатлар һәм пабликларга пост язган.  Ярдәм сорап язган хәбәргә  шунда ук волонтерлар игътибар иткән. Тик “Магнит” янына килгәндә мәче балалары үтерелгән булган.

Моны кем эшләгәнлеген тиз ачыклаганнар. Шул тирәдә уйнап йөргән балалар кибет хезмәткәренең песи балаларын үтерүен үз күзләре белән күргәннәр. Балалар бу хакта өлкәннәргә сөйләгән. Волонтерлар “Магнит”ка килгәч, кибет идарәчесе, нәни песи балаларының муеннарын борып, умыртка сөякләрен сындыруын сөйләгән.

Ставрополь крае полициясе тикшерү башлаган.

“Магнит” вәкилләре әлеге хезмәткәрне эштән читләштергән, якын арада “Светлоградтагы хәлдән тирән кайгырулары һәм хайваннар белән рәхимсез мөгамәләне кабул итмәү сәбәпле” аны эштән азат итәргә планлаштырулары турында хәбәр иткән.

Чыганак: SHOT МАХ-каналы. 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас