Водитель ханым штрафлар буенча рекорд куйган

Әмма бу аңа бик кыйммәткә төшкән.

https://vk.com/ufsspporbhttps://vk.com/ufsspporb
Фото:https://vk.com/ufsspporb

Республикада яшәүче бер ханым еш кына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, әмма штрафларны түләргә ашыкмаган.

Суммалар аз булгач, проблема килеп чыкмас дип уйлаган, диләр суд приставларының республика буенча хезмәтендә.

Нәтиҗәдә аның 50 административ штрафы җыелган.

Ханым штрафларын түләмәгәч, мәсьәләне хәл итүгә суд приставлары кушылган. Бурычлыга карата водитель таныклыгын вакытлыча туктатып тору турында карар чыгарылган.

Машина йөртүче бурычын тулысынча түләп беткән очракта гына бу чикләү алыначак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас