

Бүген чыгарылыш укучылары һөнәр сайлыйдыр, мөгаен. Әле һаман кая барырга, нинди һөнәргә укырга дип аптырап йөрүчеләр дә бардыр.
Бу уңайдан Башкортстанның Хезмәт министрлыгында иң кирәкле актуаль вакансияләрне атадылар. Министр Ольга Кабанова әйтүенчә, әле республика предприятиеләрендә иң дефицит эшче белгеч – ул слесарь. Мәшгульлек үзәкләре 1 майга 1846 вакансия тәкъдим иткән.
Водительләргә – 1835, электромонтерларга 749 эш урыны бар. Шулай ук хезмәт базарында пешекчеләр дә кирәк – 400 урын буш.
Әйткәндәй, эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү өчен “Һөнәре буенча иң яхшысы” осталык конкурслары үткәрелә. Бүген төбәкләрдә, шул исәптән Башкортстанда да, 25 төп эшче белгечлек буенча сайлап алу бәйгеләре уза (исемлеккә эретеп ябыштыручы, машинист, агроном, пешекче кебек һөнәрләр кергән).
Бөтенрусия финалы 2026 елның өченче кварталында узачак. Җиңүчеләр 1 миллион, 500 мең, 300 мең сум күләмендә акчалата премия алачак.
Быел конкурста махсус хәрби операция ветераннары өчен махсус номинация кертелгән, ул “Икенче старт” дип атала. Аның төбәк этабы 15 майда Уфада узачак.