+14 °С
Облачно


Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 2025 елның 21 июлендә хатын-кыз үзәк район хастаханәсендә бала тапканнан соң, яңа туган баласын калдырып, медицина учреждениесеннән киткән. Бер атнадан соң ул ЗАГСта туу турында таныклык ала, шуннан соң социаль фондка бала карау буенча айлык пособие билгеләү турында гариза белән мөрәҗәгать итә. 2025 елның 13 июненнән 13 октябренә кадәр хатын-кыз алдау юлы белән түләүләр алган. Законсыз алынган акчаларның гомуми суммасы 40 415 сум тәшкил иткән.