Уйланырга урын бар
27 Апреля , 10:16

Дачада кыздырган шашлык 50 меңгә төшәргә мөмкин

Юрист җитди штрафлар турында кисәтә

Дачада кыздырган шашлык 50 меңгә төшәргә мөмкинДачада кыздырган шашлык 50 меңгә төшәргә мөмкин
Дачада кыздырган шашлык 50 меңгә төшәргә мөмкин

Дачада шашлык кыздырганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозган гражданнарга 15 мең сумга кадәр штраф яный. Ә хокук бозучы аркасында янгын чыкса – 50 мең сумга кадәр. Бу хакта РИА Новостига Русия юристлары Ассоциациясе әгъзасы Иван Курбаков сөйләгән. Эксперт сүзләренчә, бакчачылык һәм дача участокларында, шулай ук торак йортларда янгынга каршы нормаларны бозган һәм ачык уттан файдаланган өчен гражданнарга 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф каралган.

Гомуми таләпләр буенча, мангал янмый торган материаллардан булырга һәм корылмалардан биш метрдан да якын булмаган махсус мәйданчыкта урнаштырылырга тиеш. Утынны һәм утны сүндерү чараларын уттан ике метр ераклыкта тотарга кирәк. Кыздыру процессын даими контрольдә тотарга кирәк. Юрист өстәп әйткәнчә, әгәр гражданин гаебе белән күршеләрнең милкенә зыян сала торган яки башка кешеләрнең сәламәтлегенә зыян китерә торган янгын чыкса, җинаять җаваплылыгы башланырга мөмкин. Курбаков, янгынга каршы һәм санитария нормаларын төгәл үтәп, шашлыкны махсус билгеләнгән урыннарда гына кыздырырга мөмкин, дип ассызыклаган.

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас