Уйланырга урын бар
25 Апреля , 05:27

Суд приставларыннан базга качкан

Башкортстанда яшәүче суд приставларыннан базга качкан

Суд приставларыннан базга качканСуд приставларыннан базга качкан
Суд приставларыннан базга качкан

Аскын районында яшәүче 40 яшьлек ир-ат  кеше озак вакыт үзенең балигъ булмаган кызына алимент түләүдән баш тарткан. Закон вәкилләре белән очрашудан качу өчен ул үз йортының базын сайлаган.

Аерылышканнан соң кызы турында кайгырту тулысынча әнисенә йөкләнгән, ә әтисе  үзенең финанс йөкләмәләрен үтәмәгән. Нәтиҗәдә башкарма производство кузгатылган, һәм ир-атны эзли башлаганнар.

Приставлар адрес буенча килгәч, ир-атның әти-әнисе аның кайда булуын белмәүләрен раслаган. Ләкин идән астыннан телефон шалтыраганын ишеткәч, приставлар базның бераз ачылган капкачын күреп калган. Эчтә алар тозлы банкалар һәм яшелчәләр тутырылган капчыклар арасында телефонын тотып утырган ир-атны тапкан. Хәсрәт-атага карата административ беркетмә төзегәннәр, суд аңа 10 тәүлеккә кулга алу рәвешендә җәза билгеләгән.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас