

Эштән түгел, чирдән үләләр, дисәләр дә, сәламәтлек күп очракта эштә какшый.
Хәзерге заманда зур көч таләп итә торган эшләрне техника башкарса да, сәламәтлеккә йогынты ясый торган башка факторлар килеп чыга. Мәсәлән, соңгы өч елда республикада һөнәри авыруларның төп сәбәпләре булып терәк-хәрәкәт аппаратының артык көчәнеше, көчле тавыш һәм вибрация кебек физик факторларның йогынтысы тора.
Роспотребнадзорның төбәктәге идарәсеннән әйтүләренчә, бу хәл аеруча файдалы казылмалар чыгаручы һәм эшкәртүче предприятиеләрдә эшләүчеләрдә чагыла.
Һөнәри авыруларның иң югары күрсәткечләре Учалы, Белорет шәһәрләрендә, шулай ук Чакмагыш һәм Хәйбулла районнарында теркәлгән (ул 10 мең хезмәткәргә туры килгән саннарга таянып исәпләнгән).