Уйланырга урын бар
21 апрель , 11:27

Автобус йөртүче СВО яугиренең улын бушка алып барудан баш тарткан

Башкортстанда автобус йөртүче СВО яугиренең улын бушка алып барудан баш тарткан

Автобус йөртүче СВО яугиренең улын бушка алып барудан баш тартканАвтобус йөртүче СВО яугиренең улын бушка алып барудан баш тарткан
Автобус йөртүче СВО яугиренең улын бушка алып барудан баш тарткан

Әтисе махсус хәрби операциядә катнашкан унҗиде яшьлек егет бушлай йөрү хокукыннан файдалана алмаган – автобус йөртүчесе, сәбәбен аңлатмыйча, аны кире каккан. Барысы да муниципальара «Охлебинино авылы – Уфа шәһәренең Северный автовокзалы" маршрутында була.  Моннан тыш, тикшерү ачыклаганча, автобус хәтта контроль-касса техникасы белән җиһазландырылмаган да. Яшүсмернең әнисе Иглин районы прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Күзәтчелек ведомствосы мөрәҗәгатьне тикшергән һәм ташламага ия баланың хокуклары бозылуын раслаган. Водительне дисциплинар җаваплылыкка тартканнар.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас