

Бу хакта Кемеров өлкәсе губернаторы Илья Середюк үзенең рәсми каналында хәбәр итә. Ул хатын-кыз кардиодиспансерга кардиоген шок һәм кискен инфаркт белән кергән, дип сөйләде. Кабул итү бүлегендә йөрәге туктап, клиник үлем булган. Гадәттә реанимация ярты сәгатькә якын дәвам итә, аннары шанслар калмый. Ләкин табиблар пациентканың тормышы өчен көрәшүен дәвам иткән. Йөрәк массажы һәм үпкәләрнең ясалма вентиляциясе белән параллель рәвештә ябык артерия тапканнар һәм стент куйганнар. 71 минуттан соң табиблар кан йөрешен кайтарган. Хәзер хатын-кыз терелүгә бара һәм выпискага әзерләнә.
Операция уникаль – белгечләр баш мие зарарлануыннан кача алган, бу озак вакыт кан туктаганда бик сирәк була.
Фото: Розалия Хисаева