Икәү генә калдык:хатыны үлгәннән соң ДЦП белән авыру кызын ялгызы тәрбияли

Новосибирскидан 42 яшьлек Вадим Внуков 8 яшьлек кызы Софияне ялгызы тәрбияли, дип хәбәр итә kazanfirst  

Икәү генә калдык:хатыны үлгәннән соң ДЦП белән авыру кызын ялгызы тәрбиялиИкәү генә калдык:хатыны үлгәннән соң ДЦП белән авыру кызын ялгызы тәрбияли
Икәү генә калдык:хатыны үлгәннән соң ДЦП белән авыру кызын ялгызы тәрбияли

Кыз тумыштан инвалид, ул бик күп тернәкләндерү курслары һәм озак дәвалану кичергән.

Дүрт айга кадәр кыз реанимациядә ята. Соңрак гидроцефалия (баш сөягендә сыеклык туплану) аркасында аңа шунтирование үткәргәннәр. Ул арада аның әнисенә 4 нче стадияле нейроэктодермаль шеш диагнозы куялар. Ольга химиотерапиянең берничә курсын узган, ләкин 2017 елның 22 декабрендә, Софияне дәваханәдән чыгарган көнне, үлгән.

Хәзер кызга 8 яшь. Табиблар ДЦП һәм эпилепсия диагнозын куйган. Һәр көн зарядка һәм массаждан башлана, гаилә даими рәвештә тернәкләндерү үзәкләренә йөри. Вадим белән София балалар пособиеләренә яшиләр. Әтисе кыйммәтле дәвалану чыгымнарын ялгызы гына каплый алмый. Хәзер гаиләгә ашыгыч рәвештә махсус автомобиль кирәк, күчерелмәле ишек һәм креслолы автомобиль  бәясе  – якынча 1,5 млн сум. Вадим үз машинасын 400-450 меңгә сата ала, әлегә ул 17 мең сумнан  аз гына күбрәк акча җыя алган.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас