Чиләбе өлкәсендә ата-аналар фотосурәттә төшәр өчен тезләнгән балаларга мылтык төбәгән укытучыга зарланган. Бу хакта 74.ru басмасы хәбәр итә.
Чынында исә тугызынчы сыйныф укучылары белән бу фото шаярып төшелгән булган.
“Балалар аңлатуынча, корал белән бу идеяне малайлар тәкъдим иткән. Шулай да балаларга карата сораулар юк инде. Ә менә өлкән яшьтәге хатын-кызларның моны тормышка ашырырга ничек башы җиткән? Балаларга корал төбәгәндә укытучы нәрсә уйлады икән? Күрәсең, бу аңа кызык тоелгандыр”, – дип сөйләгән бу хәлгә эче пошкан аналарның берсе.
Чиләбе өлкәсенең Увельск районы мәктәбендә тугызынчы сыйныф җитәкчесе тезләнеп торган балаларга автомат төбәгән фото аркасында чыккан гаугадан соң чаралар күреләчәк. Бу хакта мәктәп директоры Виктор Новиков белдергән.
Новиков мондый фотосурәтләр булырга тиеш түгел дип саный. "Бу хәл, әлбәттә, матур түгел. Шаярту шундый проблемага әверелде ки, безгә аны укытучылар һәм балалар коллективында да хәл итәргә туры киләчәк", – дигән ул.
Педагогны яклап, укучыларның ата-аналары да үз фикерләрен белдергән. Ата-аналар комитеты вәкиле Диана Бондарь белдерүенчә, фотоальбомда өчен “гадәти булмаган, истә калырлык” кадрлар ясарга теләгәннәр. Аның сүзләренчә, корал белән фотога төшү – балалар идеясе. "Сыйныф җитәкчесе башта, әлбәттә, алар белән кирәкме бу, кирәк түгелме, яхшымы бу идея, әллә юкмы дигән темага сөйләшкән, әмма барысы да бертавыштан яхшы булыр дигәннәр. Өстәвенә, альбом – шәхси, бу балаларның шәхси истәлекләре, аларның шәхси теләкләре”, — дигән Бондарь, педагогка сыйныфының барлык ата-аналар да ярдәм итәргә әзер, дип өстәп.
Чыганак: lenta.ru