Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
20 февраль , 08:44

Ясалма фәһем кешене алмаштыра аламы?

Соңгы арада бу өлкә зур алга китеш кичерә...

Ясала фәһем кешене алмаштыра аламы?
Ясала фәһем кешене алмаштыра аламы?

РФ Президенты Владимир Путин, судьяларның еллык киңәшмәсендә чыгыш ясаганда, хөкем  итү өлкәсендә кешене ясалма интеллект белән алыштыру мөмкинлеге турында фикер алышты.

Аның сүзләренчә, суд карарлары кешеләр язмышына кагыла һәм аларны, технологияләр үсешенә карамастан, кеше генә кабул итәргә тиеш.

“Иртәгә нәрсә булачагын алдан әйтү кыен, әмма һичшиксез, бүген бернинди технологияләр дә судьяны алыштыра алмаячак", – дип билгеләде дәүләт башлыгы.

Ул “бары тик кеше генә суд тарафыннан карала торган эшләрнең нечкәлекләрен күрә, сизә, аңлый ала”, дип ышана. “Бары тик кешенең генә тәҗрибәсенә,  мәдәниятенә, интуициясенә, характерына нигезләнгән сыйфатлар  бу", – диде Путин һәм гаделлек, гуманизм хисе еш кына хокукый бәхәсләрнең нәтиҗәсен билгели, дип өстәде.

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас