Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
6 февраль , 14:38

"Гафу ит мине, Полина!"

Уфада кызын балконнан ыргыткан хәсрәт-әти аңардан гафу үтенгән.

"Гафу ит мине, Полина!"
"Гафу ит мине, Полина!"

Ир-ат кылган эшенә үкенүен белдергән һәм үз гамәленең никадәр коточкыч булуын аңлаган. Аны бераз тынычландыра торган бердәнбер факт – кызның исән калуы.

"Гафу итмине, Полина!" –  дип мөрәҗәгать иткән ул зыян күргән кызына.

Исегезгә төшерәбез, 9октябрьдә 34 яшьлек ир-ат психик проблемалар фонында күпфатирлы йортның дүртенче катындагы фатир тәрәзәсеннән үзенең кечкенә кызын ыргыткан иде. Сабыйны бик авыр хәлдә 17 нче Уфа хастаханәсенә китерәләр, аңа операция ясыйлар. Соңыннан ул Мәскәүдәге Русия балалар клиник хастаханәсенә күчерелде.

Суд әтисен СИЗОга җибәрде, аннары аны психиатрия хастаханәсенә экспертизага күчерделәр. Ир-атны акылдан шашкан дип таныдылар.

Сабый үзе озак вакыт хастаханәдә яткан, ә Яңа ел алдыннан ул Уфага кайткан, анда тернәкләнә.

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас