Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
6 февраль , 14:59

10 нчы каттан егылып төшкәннән соң матурлык салонына кереп киткән

Матурлык – коточкыч көч:  Мәскәүнең көньяк-көнчыгышындагы кыз 10 нчы каттан егылып төшкәннән соң, торып, матурлык салонына кереп киткән, дип хәбәр итә РЕН ТВ чыганагы.

10 нчы каттан егылып төшкәннән соң матурлык салонына кереп киткән
10 нчы каттан егылып төшкәннән соң матурлык салонына кереп киткән

Ләкин,  16 яшьлек кызга матурлык салонында ашыгыч ярдәм чакыртырга туры килә. Тышкы яктан җәрәхәтләр сизелмәгән, әмма тикшерү вакытында яшүсмернең авыр хәлдә булуы ачыкланган.

Кызны реанимациягә салганнар. Салон хезмәткәрләренең берсе сөйләгәнчә, бина янында егылганнан соң карда эз калган — зыян күрүче туп-туры кар көртенә килеп төшкән.

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас