Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
4 февраль , 09:17

Мәктәпкә һөҗүм иткән укучы югары дәрәҗәле дәүләт хезмәткәрләре улы булып чыккан

Менә сиңа мә: Уфа мәктәбенә һөҗүм иткән Вадим И. Башкортстандагы югары дәрәҗәле дәүләт хезмәткәрләренең улы булып чыккан.

Мәктәпкә һөҗүм иткән укучы югары дәрәҗәле дәүләт хезмәткәрләре улы булып чыккан
Мәктәпкә һөҗүм иткән укучы югары дәрәҗәле дәүләт хезмәткәрләре улы булып чыккан

SHOT мәгълүматлары буенча, аның әти-әнисе Федераль салым хезмәтендә әйдәп баручы вазифалар били.

Билгеле булганча, 15 яшьлек укучының әтисе, Дамир И., Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча 1нче инспекциясе башлыгы булып эшли. Ә әнисе –  Анна И. — Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясендә хокук бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы булып тора.

Исегезгә төшерәбез,  9 «Г» укучысы Вадим күптән түгел күчеп килгән 16 нчы мәктәпкә пневматик корал белән килә. Ул бер укытучыны яралап, аның күзенә җәрәхәтли. Укучы педагоглар һәм сыйныфташлары белән конфликтка кергән. Һөҗүм итүчене тоткарлаганнар, аның рәхимсез җәза буенча планнарын өзә алганнар.

 

Мәктәпкә һөҗүм иткән укучы югары дәрәҗәле дәүләт хезмәткәрләре улы булып чыккан
Мәктәпкә һөҗүм иткән укучы югары дәрәҗәле дәүләт хезмәткәрләре улы булып чыккан
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас