Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
20 гыйнвар , 22:51

"Тизрәк теге дөньяга озатыр өчен тырышалар!"

Поликлиникада  берничә сәгать чиратта торганнан соң рак белән чирле хатын реанимациягә эләккән. 

Ләйсән Каспранова.
Фото: Ләйсән Каспранова.

Волгоградта онкология белән авыручы хатын Киров районы поликлинкасында берничә сәгать чиратта торганнан соң реанимациягә эләккән. Бу хакта V1.ru порталы яза.

Хатынның туганы белдерүенчә, яман шеш белән чирле хатын поликлиникага онкологка юллама алыр өчен барган. Ә хәзер яман шеш белән чирле хатында пневмония, ди.

Реанимациядә ятучы хатын  инфекцияне чиратта йоктыргандыр, ди туганы. “Онкоүзәктә дәваланып, яшәгән урыны буенча “химия” алып, ни өчен ул терапевтка онкологка юллама алыр өчен барырга, ә соңыннан  химиотерапия билгеләсен өчен тар белгечкә чират торырга тиеш? Бу онкологияле авыруларны тизрәк теге дөньяга озата торган механизм бит!” – дип ачынган реанимациягә эләккән хатынның туганы. 

Шулай, җәмәгать... Поликлиника-хастаханә юлларын таптар өчен бик зур түземлек һәм сәламәтлек кирәк...

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас