Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
20 гыйнвар , 16:45

Мисырда комага киткән Татарстан укытучысына акча җыялар

Татарстанның атказанган укытучысы Ольга Гардиханованың улы Руслан Гардиханов әнисен Мисырдан кайтару өчен акча җыя башлаган.

Мисырда комага киткән Татарстан укытучысына акча җыялар
Мисырда комага киткән Татарстан укытучысына акча җыялар

Әлегә ул 1,5 млн сум җыя алган. Исегезгә төшерәбез, 4 гыйнварда Ольга Гардиханова гаиләсе белән Мисырга очкан. Аэропортта аның хәле кинәт начарланып, ул аңын югалта.

Табиблар хатын-кызны хастаханәгә китергән, анда ул комага киткән. Табиблар геморрагик инсульт диагнозын куйган. Хатын-кызны өенә кайтару өчен 13,5 млн сум кирәк. Хәзер дәвалануны иминият компаниясе каплый, әмма иминиятләштерү вакыты ахырына якынлаша. Шуннан соң хастаханәдә бер көн тору 2,5 мең долларга якын төшәчәк.

"Хәзерге вакытта без 1,5 млн сум җыя алдык. Без җыемнарны дәвам итәбез һәм әнине өйгә кайтарып, аның дәвалануына түләрбез дип өметләнәбез, – дип сөйләгән “Татар-информ"га Руслан Гардиханов.

Чыганак: https://tatpressa.ru/news/367851.html

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас