Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
19 гыйнвар , 14:57

Уфа блогершасының күкрәгендә импланты шартлаган

Спорт белән шөгыльләнгәндә Уфа блогершасының күкрәгендә импланты шартлаган

Уфа блогершасының күкрәгендә импланты шартлаган
Уфа блогершасының күкрәгендә импланты шартлаган

Алты ел элек кыз, Уфа клиникаларының берсендә рәсми булмаган рәвештә эшләүче таныш табиб-хирургка мөрәҗәгать итеп, күкрәк пластикасы ясарга карар кылган. Операция аңа 200 мең сумга төшкән.

Еллар буе кыз операция нәтиҗәләреннән канәгать калган, әмма чираттагы күнегүләр вакытында сәер тавыш ишеткән һәм күкрәк өлкәсендә кискен авырту сизгән.

Ул шунда ук клиника табибларына мөрәҗәгать иткән:  имплант шартлаган булып чыккан.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый хәл бик сирәк була.

 Блогер хатын авыр хәлдә калган: процедураны башкарган хирург күптән эштән киткән, ә аңарда бернинди раслаучы кәгазьләр яки язмалар сакламаган.

Чыганак: Моя Уфа/Новости

Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас