Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
19 гыйнвар , 14:48

"Герой, ләкин рәшәткә артында..."

Свердловск өлкәсендә 31 яшьлек СВО ветераны, кызларны яклап, СИЗОга эләккән.

"Герой, ләкин рәшәткә артында..."
"Герой, ләкин рәшәткә артында..."

Кушва шәһәрендә  Первомайская урамында урнашкан «Тимур» төнге клубы янында җирле кеше ике кызга бәйләнгән һәм аларның кыйнаган. Кызлар җитди җәрәхәтләр алган. Апасеңелле булган кызларның  берсе чак кына күрү сәләтен югалтмый кала.

Кызлар, ир-ат аларны үтергәнче кыйнар дип куркып, якында гына булган СВО ветеранына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр, ул күптән түгел туган шәһәренә Ватан алдындагы казанышлары өчен медальләр һәм орденнар белән кайткан.

Ул агрессор белән сөйләшергә һәм конфликтны тыныч кына җайларга тырышып караган, тик, кызганычка каршы, оппонент аңа да кул күтәргән.

Кызларны кыйнаган өчен җаваплылыктан качам дип җанаятьче  кинәт хастаханәгә яткан, ә соңыннан СВО ветеранына кыйнау турында гариза язган. СВО ветеранын кулга алалар.

Кызларга  аларга аңлашылмаган сәбәпләр аркасында рәнҗетүчегә карата җинаять эше кузгатудан баш тарталар.

“Дүртенче ай инде мин СИЗОда. Шул вакыт эчендә минем  балам туды. Мин аны бер тапкыр да күрмәдем.  Шулай ук 2 яшьлек кечкенә кызым бар. Кызларны кыйнаган кеше хәзер иректә! Ә мин СИЗОда, срокны февральгә кадәр озайттылар”, — дип гаҗәпләнә кызларны яклаучы.

31 яшьлек ветеранны җирле халык сабыр, югары әхлакый нигезле уңай кеше буларак тасвирлый.

Яхшы, кайгыртучан гаилә башлыгы, аның карамагында ике кечкенә баласы һәм хатыны бар. Аның шулай ук Президент Путин имзасы белән «Батырлык өчен» медале һәм тагын 4 ордены бар.

Дөреслек бармы бу дөньяда?

 

"Герой, ләкин рәшәткә артында..."
"Герой, ләкин рәшәткә артында..."
"Герой, ләкин рәшәткә артында..."
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас