Карелиядә 10 сыйныф укучысына бүреләр очрату хәвефе аркасында Чалны поселогы мәктәбенә дәрескә соңларга рөхмәт иткәннәр. Бу хакта 78.ru яза.
Басма хәбәре буенча, үсмер икенче яисә өченче дәрескә килә ала. Башта аны мәктәпкә әнисе машинада йөрткән, тик 2024 елда ул ватылган. Аннары, мәктәпкә илтүче юл җимерек. Суд карарына ярашлы, район хакимияте аны 24 декабрьгә кадәр ремонтларга тиеш булган, әмма ул эшләнмәгән. “Юлны беркем дә ремонтламаячак, чөнки бюджетта акча юк, бала ничек җәфаланган, арытаба да шулай ук интегә”, – дигән басмага малайның әнисе.
Ханым сүзләренчә, җирле властьлар малайны өеннән мәктәп автобусына кадәр илтергә риза булган водитель табарга тәкъдим иткән, әмма шул ук район хакимияте аңа нинди бюджеттан түләргә икәнен ачыклый алмаган. “Мөмкин түгел” дигән язу бирделәр”, – ди нишләргә белмәгән ана.
Чыганак: lenta.ru