Уйланырга урын бар
12 Января , 20:54

Табутны чанага салып алып барганнар

Мәңгелек йортка юл юк, ди...

Калугада табутны зиратка чанага салып алып барган гаиләне видеога төшергәннәр. Бу хәлнең шаһиты төшергән видеоязманы блогер Евгений Серкин бастырган.

Кадрларда ике ир-атның чанага салынган табутны тартып китеп барулары күренә. Табут көрт баскан юлга чанадан төшеп китмәсен дип, “кортеж”ны берничә кеше озата бара.

Видео Шопино авылы янындагы зиратка барганда төшерелгән. Канал авторы Евгений Серкин сүзләренчә, бу — мәетне җирләр өчен зиратка илтүнең бердәнбер ысулы.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас