Төмәндә яшәүче хатын депутатларны аның күп балалы гаиләсенә ярдәм итәргә теләмәүдә гаепләгән.
Удинцевларның гаилә башлыгы – күрү сәләте буенча инвалид. Алты бала анасы Дарья Удинцева сүзләренчә, төбәктә шундый – ата-аналар инвалид булган – гаиләләр бармак белән санарлык. Торак алуга чиратта гаилә 18 ел тора икән инде.
“Без (...) депутатларга мөрәҗәгать иткәч, алар безгә ачыктан-ачык бала тапмагыз, балага узуга каршы дарулар сатып алыгыз, диделәр”, – ди күп балалы ана. Дарья Удинцеваның нинди депутатларга мөрәҗәгать итүен Ura.ru басмасы язмаган.
Өлкә Думасы рәисе Фоат Сәйфетдиновка мөрәҗәгать иткәннән соң, депутат гаиләгә торак арендалау өчен түләүне өлешчә компенсацияләргә тәкъдим иткән.
Шәһәр төзелеш идарәсендә торак гражданнарга чират буенча бирелә, дип җавап биргәннәр.
P.S. Чыннан да күп балалы анага балага узуга каршы дару сатып алырга киңәш иткән булсалар, бу оятсызлык инде. Чиновниклар югары мөнбәрләрдән күбрәк бала табарга чакырганда мондый сүзләр мыскыллы яңгырый...
Чыганак: lenta.ru