Уйланырга урын бар
10 Декабря 2025, 08:44

Тагын бер упалнамуч барлыкка килерме?

Лариса Долина белән чыккан җәнҗалдан соң күчемсез милек буенча омбудсмен вазифасын  булдырырга тәкъдим иткәннәр.

SHOT Проверка мәгълүматлары буенча, Дәүләт Думасында илгә күчемсез милек сатучылар һәм аны сатып алучылар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил кирәк дип саныйлар. Яңа омбудсмен алданган русиялеләрдән шикаятьләрне караячак, шикле килешүләр вакытында консультацияләр бирәчәк (бигрәк тә анда “Долина схемасына” эләгү хәвефе бар), шулай ук күчемсез милек өлкәсендә хокук бозулар мониторингы белән шөгыльләнәчәк.

Омбудсмен вазифасын кертү башлангычы белән Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов чыгыш ясаган. Аның фикеренчә, күчемсез милек хуҗалары һәм сатып алучылар арасындагы проблемаларны оператив карау һәм хәл итү Русия судларын бушатачак һәм базарда мошенниклык очраклары санын киметәчәк.

Чыганак: SHOT Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас