

Камилла сүзләренчә, 17 ноябрьдә ул мәчесен Аврора урамындагы стационарда дәваланырга калдырган. «Бер атна эчендә 91 мең бирдем. Ветеринар табиб мәчең ашый һәм үзен яхшы хис итә, дип ышандырды”.
Төннәрнең берсендә мәченең хәле начарланган, Камилла аның канын алмаштыру өчен табибларга мөрәҗәгать иткән, ләкин ветеринарлар, аның сүзләренчә, баш тарткан.
Икенче көнне Камилла мәчене икенче дәваханәгә илткән. Анда бер атна эчендә мәченең авырлыгы 6,6 кг дан дүрт кг га кадәр төшкәнлеге ачыкланган.
25 ноябрь иртәсендә мәче үлгән дип хәбәр иткәннәр. Клиника директоры комментарияләрдән баш тарткан.
Чыганак: Mash Batash