

Аңа карата балигъ булмаган баланы карау өчен алимент түләтү буенча башкарма производство кузгатылган. Ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кызның алимент буенча бурычы 240 мең сумнан артып киткән.
"Гадел Гайнетдинова суд приставлары хезмәтенә килүне тәэмин итмәгән, озак вакыт качып йөри һәм яшәү урыны буенча табылмаган.
Русиянең БР буенча ГУФССП инициативасы буенча ул башкарма эзләүгә игълан ителгән", – дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Аның кайда булуы турында нинди дә булса белешмәләргә ия булганнарның барысын Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең БР буенча дежур частенә телефоннар аша хәбәр итүләрен сорыйлар. : 8 (34760) 5-50-85, 8 (347) 273-56-40.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ