Уйланырга урын бар
20 Ноября 2025, 10:59

 «Модель турлары» - эскортка туры билет

Русиядән мәктәп укучылары Эмиратларга шәехләр янаны бару өчен әти-әниләрен алдый башлаганнар.

«Модель турлары» - эскортка туры билет«Модель турлары» - эскортка туры билет
 «Модель турлары» - эскортка туры билет

«Модель турлары» исеме астында әти-әниләре 16 яшьлек кызларына Дубайга китәргә нотариаль ризалык имзалый. Чынбарлыкта исә, алар балаларын  эскортка җибәрә.

SHOT билгеле булганча, «модель индустриясе» агентлары Эмиратка Русиядән балигъ булмаган кызларны төрле тусовкаларга актив җәлеп итә башлаган. Укучы кызларны кыйммәтле бүләкләр, яңа айфоннар һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләп күндерергә тырышалар. Бер ай эчендә «модельләр» янәсе 4 миллион сумга кадәр акча эшли ала, өстәвенә бизәнү әйберләре һәм бай шәехләрдән башка бүләкләр рәвешендәге бонуслар алачак.

Кызлардан купальникта видео яздырырга һәм фотосурәтләр җибәрергә таләп итәләр. Әмма "модель турлары" – әти-әниләр өчен уйлап чыгарылган әкият, чынлыкта менеджерлар баштан ук шәехләр белән тусовкаларда нәрсә белән шөгыльләнергә туры киләчәген бик үк яшерми. Мәктәп укучылары еш кына имин булмаган гаиләләрдән, моны әти-әниләреннән яшерәләр. Тәҗрибәле "модельләр" болар барысы да эскортка туры билет дип раслый.

фото: SHOT

«Модель турлары» - эскортка туры билет
 «Модель турлары» - эскортка туры билет
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас