Уйланырга урын бар
14 Ноября 2025, 12:32

8 ел энергетиклар эчеп, инвалид коляскасына калган

"Сигез ел энергетиклар эчкән": 22 яшьлек геймерның аяклары эшләми башлаган һәм ашказаны асты некрозы барлыкка килгән.

8 ел энергетиклар эчеп, инвалид коляскасына калган8 ел энергетиклар эчеп, инвалид коляскасына калган
8 ел энергетиклар эчеп, инвалид коляскасына калган

Бу хакта Рен ТВга егетнең әнисе сөйләгән. Надымнан (ЯНАО) Артемий, геймер буларак, 14 яшеннән төнге компьютер уеннары белән мавыккан. Төне буе йокламас өчен һәм башка илләрдән уенчылар белән үзара эш итү мөмкинлеге булсын өчен, яшүсмер бертуктаусыз энергетиклар эчемлекләр кулланган.

22 яшенә Артемийда бернинди хроник авырулар да күзәтелмәгән, әмма, бервакыт аңарда түзә алмаслык авыртулар башланган.  Егет бер-бер артлы операцияләр кичергән. Ә аннары аның әнисе улының өйдә ничә көн булуын һәм кичә телефоннан кем белән сөйләшкәнен хәтерләмәвен сизгән. Табиблар яшь кешедә ашказаны асты бизенең некрозы, хәтерен югалту, анорексия һәм бүсер табалар. Хәл авыр интоксикация белән катлауланган – тизәк аркасында эчке органнар һәм нерв системасы зыян күргән. Хәзер Артемий инвалид коляскасында һәм дәваланырга тырыша. Ул физиотерапия уза, шулай ук яңадан басып торырга һәм адымнар ясарга өйрәнә.

Чыганак: Рен ТВ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас