Приморье краеның Артём шәһәрендә җирле мәктәпләрнең берсендә укытучыны балаларга карата хокуксыз гамәлләр кылуда гаеплиләр. Ата-аналарның ачуларын чыгарган очраклар видеога эләккән, кадрларны Baza Телеграм-каналы бастырган.
Класста урнаштырылган (укытучы бу хакта белгән) видеокамералар кадрларында аның бер укучының авызын скотч белән ябыштырып куюы күренә. Аннары укытучы икенче укучының башына җиңелчә утыргыч белән суга.
Ата-аналар комитетында 7нче сыйныф укучылары бу укытучы укыткан математика дәресләренә йөрергә куркалар, дип сөйләгән.
Видео таралгач, Приморье крае прокуратурасы мәктәптә тикшерү оештырган. Ведомство хезмәткәрләре белем учагында эшләүчеләрдән, шулай ук укучылардан һәм аларның ата-аналарыннан сорау алачак.
Чыганак: lenta.ru