Уйланырга урын бар
11 Ноября 2025, 20:31

Нефтекама мәктәбендә үсмер кызлар сугышкан

Бәдрәфтә төшерелгән видео социаль челтәрләрдә таралды.

Mash batash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.Mash batash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:Mash batash Телеграм-каналы видеосыннан скриншот.

Тибешеп, бер-берсен чәчләреннән сөйрәп йөрткән үсмер кызларны өлкән сыйныфта укучы кызлар башта дәртләндереп торган, соңынан гына аерырган. Беренчел мәгълүматлар буенча, йодрык уйнатуның сәбәбе –  кызларның  берсенең тышкы кыяфәте һәм аның үз-үзен тотышы турындагы гайбәт сүзләр. Имеш, көндәше ул кыз турында керфек үстергән, иреннәрен күперткән һәм егетләрне перчатка кебек алмаштыра, дип әйткән.

Конфликт хакында мәктәп җитәкчелеге хәбәрдар. Полиция дә тикшерү оештырган.

“Полициягә гариза белән беркем мөрәҗәгать итмәгән. Факт социаль челтәрләрне мониторинглау барышында ачыкланды. Кызлар арасында сугышу шәхси дошманлык тойгылары аркасында килеп чыккан. Суд-медицина экспертизасы билгеләнгән. Тикшерү бара”, – диләр бу хәл турында БР буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Кызларның йодрык уйнату очрагы буенча  прокуратура да тикшерү оештырган.

Чыганак: bashinform.ru / Mash Batash Телеграм-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас