

Амстердамдагы "Микропия" микроб зоопаркы галимнәре һәм хезмәткәрләре 10 секунд эчендә кешенең үз партнерына 80 млн га якын бактерия тапшыруын ачыклаганнар.
Кешеләрешрак үбешкән саен, төкерек микробиомы да охшаш була бара: әгәр кешеләр көненә тугыз тапкыр үбешсәләр, аларның авыз куышлыгында бертөрле микроблар тереклек итә. Эксперимент инициаторлары 21 парны тикшергән. Фәнни тәҗрибәдә катнашучылар аларның ни дәрәҗәдә еш үбешүләре турында сөйләделәр. Моннан тыш, алардан авыз куышлыгының пробалары алынган, дип яза Microbiome журналы. "Мәхәббәт белән үбешү партнерның теле белән тулы контакт һәм төкерек алмашуны исәпли.
Бу Homo ѕаріепѕның уникаль үзенчәлеге. Мондый үбешүләр планетада яшәүче милләтләрнең 90% арасында таралган. Без аларның кеше микрофлорасына ничек йогынты ясавын аңларга теләдек", – дип аңлаттылар галимнәр.