Уйланырга урын бар
6 Ноября 2025, 10:14

Ирина Төркиядәге кунакханәдән юкка чыккан: аның 12 яшьлек улы ялгыз торып калган

Төркиядә кунакханәдән русияле югалган. 41 яшьлек Ирина Киселева отельдә ял иткәндә югалган, номерда хатынның 12 яшьлек улы калган.

Ирина Төркиядәге кунакханәдән юкка чыккан: аның 12 яшьлек улы ялгыз торып калганИрина Төркиядәге кунакханәдән юкка чыккан: аның 12 яшьлек улы ялгыз торып калган
Ирина Төркиядәге кунакханәдән юкка чыккан: аның 12 яшьлек улы ялгыз торып калган

Бу сәер вакыйга 31 октябрьдә булган, әмма аның турында 3 ноябрьдә генә билгеле була.

Ирина Анталиягә Санкт-Петербургтан ял итәргә килгән. Ул көтеп алынган ялга улы белән килә. Октябрьнең соңгы көнендә кичке 19 сәгать тирәсендә Ирина малайга кибеткә тәмәке алырга чыгачагын әйткән һәм улыннан 5 доллар сораган.

Ләкин, Ирина номерга кире кайтмый. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, кунакханәдән туристка үзе генә чыкмаган, аны кичә танышкан ир-ат озата барган.

Ир-ат алар кибеткә түгел, ә пляжга киткәннәр, дип ышандыра. Ул  волейбол уйнарга киткән, имеш, килүенә Ирина булмаган. Аның әйберләрен караучысыз калдырмас өчен, ир-ат барысын да үз номерына алган. Һәм бары тик 23 сәгатьтә генә сумкасы һәм аяк киемен ресепшнга кайтара. Сумкада акча, телефон, паспорт һәм отель беләзеге була.

Ни өчен Ирина беләзеген салган, билгеле түгел, хатынның улы әнисе аны кунакханәгә урнашканнан бирле салмаганын раслаган.«Сак булыгыз, яңалыклар» хәбәр иткәнчә, Ирина Киселеваны соңгы булып пляжда җыештыручы күргән. Ул сөйләгәнчә, туристка шезлонгта кичке 19 тирәсендә йоклаган. Ә менә хатын-кызның алга таба хәрәкәт итүен видеокүзәтү камералары буенча күзәтеп булмый.

ANEXTour туристлык агентлыгы Иринаның улын Русиягә җибәрүдә ярдәм итәргә вәгъдә иткән, малай 3 ноябрьдә кичке рейс белән өенә очкан.

Иринаның якыннары Анталиядә хатын-кыз белән нәрсә булганын ачыклау өчен Русия Тышкы эшләр министрлыгына мөрәҗәгать иткән.

Чыганак: https://www.woman.ru/

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас