Уйланырга урын бар
31 Октября 2025, 05:02

Ашханәдә күселәр чабып йөри, ашамлыкта - тараканнар

"Звездный" көллиятендә студентларның массакүләм агулануы булган

Ашханәдә күселәр чабып йөри, ашамлыкта  - тараканнарАшханәдә күселәр чабып йөри, ашамлыкта  - тараканнар
Ашханәдә күселәр чабып йөри, ашамлыкта - тараканнар

Билгеле булганча, укучылар уку йортының ашханәсендә булганнан соң хәлсезләнгәннәр.

Студентларның температуралары күтәрелгән, эчәк инфекциясе белән кайберләрен дәваханәгә  салганнар. Көллияттә дистанционка игълан иткәннәр.

Бу хәл белән  хәвефсез  интернет лигасы директоры Екатерина Мизулина кызыксынган. Көллият студентлары  ашамлыкта тырнаклар, үле тараканнар булуы, ашханә буйлап йөгереп йөрүче күселәр күптән инде гадәти хәлгә әйләнүе турында җиткергәннәр. Студентлар сүзләренчә, алдагы тикшерүләр бернинди нәтиҗә бирмәгән.

Русия Тикшерү комитетының Мәскәү районы буенча бүлеге тикшерү башлаган. Прокуратура оешманы санитар-эпидемиологик законнарга туры килү-килмәвен тикшерәчәк.

Чыганак: Екатерина Мизулинаның тг-каналы

Ашханәдә күселәр чабып йөри, ашамлыкта  - тараканнар
Ашханәдә күселәр чабып йөри, ашамлыкта - тараканнар
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас