Уйланырга урын бар
29 октябрь 2025, 05:00

Audi A5 автомобилен бер шешә аракыга алмаштырган

Башкортстанда яшәүче Audi A5 автомобилен бер шешә аракыга   алмаштырган

Audi A5 автомобилен бер шешә аракыга   алмаштырганAudi A5 автомобилен бер шешә аракыга   алмаштырган
Audi A5 автомобилен бер шешә аракыга алмаштырган

Учалы район суды исерек килеш руль артына утырган 25 яшьлек водительгә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган.

БР Прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, агымдагы елның июль аеда правасыз ир-ат «Ауди A5»маркалы автомобиль руле артына утырган. Аны юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре туктаткан. Уздырылган тикшерү ир-атның исерек булуын ачыклаган.

Ул ике ай элек шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тарттырылган булган. Суд аңа 2 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп, 250 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләгән, шулай ук кыйммәтле автомобилен дәүләт кеременә конфискацияләгән.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас