Уйланырга урын бар
28 Октября 2025, 04:08

Ике ай элек югалган егет: "Мин үз тормышым белән яшәдем"

Ростов полицейскийлары Солнечногорскидан ике ай элек югалган мәктәп укучысын тапкан.  

Ике ай элек югалган егет: "Мин үз тормышым белән яшәдем"Ике ай элек югалган егет: "Мин үз тормышым белән яшәдем"
Ике ай элек югалган егет: "Мин үз тормышым белән яшәдем"

Хезмәткәрләр 17 яшьлек Никитаны коткарырга теләп ишекне ватканнар, ләкин анда «ул үз тормышы белән яшәгән" булып чыккан.

Укучы августта BlaBlaCar аша  ят кеше белән сәфәрдән соң югалган. Ата-аналар полициягә белдергәннәр, аны урлау һәм Украина мошенникларының йогынтысы белән качып китү версияләре каралган.

Ләкин, shot билгеле булганча, әти-әниләре ике ай буе улын эзләгәндә, Никита Ростовта рәхәтләнеп яшәп яткан.

“Мәктәпкә йөрмәдем, теләгән кадәр йокладым һәм теләгәнчә ашадым”, – дигән ул.  Әти-әнисе белән бергә ул аны  эзләүче сөйгән кызын да игътибарсыз калдырган.

Хәзер Никита  егет социаль үзәктә. Тиздән аны өенә озатачаклар, анда ул барысын да әти-әнисенә, дус кызына, һәм мәктәп директорына аңлатачак.

 

 

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас