Уйланырга урын бар
20 октябрь 2025, 11:17

Кая бара бу дөнья: укытучы белән укучы сугышкан

Бурятия республикасындагы мәктәптә укытучы  укучы белән сугышкан, дип хәбәр иттеләр төбәк прокуратурасында.

Кая бара бу дөнья: укытучы белән укучы сугышканКая бара бу дөнья: укытучы белән укучы сугышкан
Кая бара бу дөнья: укытучы белән укучы сугышкан

Иволга районы башлыгы Николай Емонаков сүзләренчә, инцидент тәнәфес вакытында, укытучы һәм укучы бер-берсе белән сүзгә килгәннән соң килеп чыккан. Хәзерге вакытта педагог эштән читләштерелгән.

Булган факт буенча тикшерү үткәрелә. Мәктәптә район мәгариф идарәсе һәм мәктәп комиссияләре эшли, дип хәбәр иткәннәр Рен ТВга Рособрнадзорда.

Фото: ясалма фәһем

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас