Уйланырга урын бар
20 октябрь 2025, 06:54

Аяк астында батут җимерелеп төшкән

Уфадагы балалар мәйданчыгында яшүсмерләр уйнаган вакытта батут җимерелгән. Егетләрнең берсенең ике сөяге сынган һәм  ул тетрәнү белән дәваханәгә озатылган

Аяк астында батут җимерелеп төшкәнАяк астында батут җимерелеп төшкән
Аяк астында батут җимерелеп төшкән

Зыян күрүченең әнисе сөйләгәнчә, 14 яшьлек Владислав дуслары белән шәһәрнең Киров районында йөргән. Анда алар  балалар мәйданчыгындагы батутта уйнаган. Егет сүзләренчә, конструкция аның аяк астында җимерелеп төшкән. Яшүсмернең тетрәнүе, балтырының ике сөяге сынган,  тәнендә күгәргән урыннары бар. Аңа операция ясаганнар, хәзер ул дәваханәдә.

 Әнисе сүзләренчә, мәйданчыктан аттракцион юкка чыккан. Хатын-кыз полициягә гариза язган һәм урындагы администрацияне тикшерергә сорый.

чыганак: SHOT

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас