+21 °С
Болытлы


Актүбә өлкәсендә мәктәп укучысы нәнәсенең иреннән бала тапкан.
Мәгариф идарәсеннән билгеле булганча, соңгы алты ай дәвамында яшүсмер өч тапкыр планлы медицина тикшерүе узган, ләкин бер очракта да аның йөклелеге ачыкланмаган.
Балигъ булмаган кызга карата хокукка каршы гамәлләр кылуда шикләнелүче - аның нәнәсенең ире. Ир-ат кызның картәтәсе түгел.
Урындагы хокук саклау органнары мәгълүматлары буенча, шикләнелүче инде тоткарланган. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча судка кадәр тикшерү ачылган.
Чыганак: Горячие новости