Уйланырга урын бар
29 сентябрь 2025, 05:32

Хәйләкәр сөяркә үзенә "папик" тапкан, яисә гомерлек мәхәббәтме?

Яшь аралары 51 яшь... Уфалыларга 25 яшьлек кыз белән 76 яшьлек ир-атның никахы тынгылык бирми.

Хәйләкәр сөяркә үзенә "папик" тапкан, яисә гомерлек мәхәббәтме?Хәйләкәр сөяркә үзенә "папик" тапкан, яисә гомерлек мәхәббәтме?
Хәйләкәр сөяркә үзенә "папик" тапкан, яисә гомерлек мәхәббәтме?

Күмертаудан 25 яшьлек Дарья һәм аның 76 яшьлек ире бөтен Башкортстанны никахлары белән хәйран калдырды. Интернет челтәрендә Дарьяны хәйләкәр сөяркә дип атыйлар. Башкалар аларга исә бары тик бәхет тели. Хейтерлар бөтен эш акчада, ди. Алар фикеренчә, кыз үзенә балаларын гына түгел, бөтен туганнарын тәэмин итә торган «папик» тапкан. Скептиклар Дарьяның бик җайлы урнашкан диләр: бабай “сөяк җылытканарада, ул, балаларын әнисенә ташлап, кыйммәтле курслар уза.

Кайбер комментаторлар мондый союзны әхлаксыз дип саный. Алар моңарда шоу-бизнесны пропагандалый торган начар үрнәк күрәләр һәм бу күренеш модага керер,  дип куркалар. Аларны 51 яшьлек яшь аермасы борчый, алар аны кабул ителмәслек дип саный.

Ләкин парны яклаучылар да табылды. Аларның төп аргументы – әгәр ике кеше дә бәхетле икән, башкаларның моңа ни эше бар?

Чыганак: Честный репортаж

фото: ufa_rb  

Автор:
Читайте нас