

Инцидент 22 сентябрь иртәсендә була. Уфалы дүрт яшьлек кызы белән Вологодская урамындагы поликлиникага барганда Шакша ягына таба 221 нче номерлы автобуска утыра.Хатын-кыз сүзләренчә, машина йөртүче юл өчен «Йә күчереп, йә акча белән түләргә кирәк һәм башка берничек тә» дип белдергән. Шулай ук ул салонда тәмәке исе булуын һәм анда йөрү 45 сум торуын дип билгеләп үтте. «Миңа акча күчерү уңайсыз, чөнки мин басып торам, баланы тотам һәм миңа тиздән чыгарга", - дип хатын-кыз водительгә банк картасы буенча юл өчен түләргә хокукы барлыгын исенә төшерә. Автобус водителе: "Дәүләт миңа ярдәм итми" һәм миңа "барыбер", -дип җавап биргән. Нәтиҗәдә, балалы хатын түләргә бөтенләй ризалашмагач, водитель аны төшереп калдырырган. 221 нче номерлы маршрут Колхоз базарыннан Шакша станциясенә кадәр йөри. Ул «Арбат +» җәмгыятендә хезмәт күрсәтә.
Чыганак: Ufa RB