Уйланырга урын бар
23 сентябрь 2025, 09:09

Алар хәзер суда да җилдерә...

Уфада яшүсмерне гидроциклда тотканнар

Алар хәзер суда да җилдерә...Алар хәзер суда да җилдерә...
Алар хәзер суда да җилдерә...

Агыйделдә рейд вакытында инспекторлар, кагыйдәләрне бозып, югары тизлектә барган гидроциклны күргәннәр. Аның белән идарә итүчене туктатырга тырышып караганнар, ләкин ул бары тик газны арттырган һәм качарга тырышып караган. Причал янында руль артында 14 яшьлек яшүсмер булуы ачыкланган. Урынга аның әтисен чакырталар, ул улына техниканы күчереп куярга кушкан булган. Тикшерү вакытында гидроциклның теркәлмәгәнлеге ачыклана. Әтисенә карата административ хокук бозулар турында эш кузгатылган, ә гидроцикл махсус тукталышка урнаштырылган. Чыганак: Ufa_rb

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас