+20 °С
Облачно


Башкортстанның Салават районы Аркавыл авылында шәхси хуҗалыкларының берсендә яшәгән тавык гадәти булмаган гаҗәеп формадагы йомырка салган.
Бу йомырканың формасы өтерне хәтерләтә, дип яза социаль челтәрләрдәге “Салават районы” паблигы.
Ни өчен йомырка нәкъ менә шундый килеп чыккан?
Урындагы халык әлеге сорауга җавап эзли. Кайсыберәүләр моны кальций җитмәүгә бәйле дип исәпли.
Ә сез бу аномалиянең сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

