

Республиканың Дәүләт автоинспекциясе узган тәүлектә профилактик рейдлар вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1400 очрагын ачыклаган
Башкортстанда массакүләм тикшерүләр барышында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек хәлдә 43 машина йөртүчене тоткарлаган. Өстәвенә, аларның берсе исерек хәлдә руль артына беренче тапкыр гына утырмаган, ул җинаять җаваплылыгына тартылачак.
Профилактик рейдларның нәтиҗәләре турында республиканың баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча эшне көчәйтергә карар иткәннәр. Аның сүзләренчә, әлеге тема аерым контрольдә тора.
«Өлкән хокук бозучыларга килгәндә, аларның кулларында кечкенә пассажирлар тормышы, безнең тарафтан кичәге тәүлек эчендә генә 37 балигъ булмаган баланы автомобиль креслосыннан башка йөртү очрагы ачыкланган", - дип язган Владимир Севастьянов үзенең социаль челтәрләрендә.
чыганак: Башинформ